«Халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь»: батырлык сәгате (6+)

5 май көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь» дигән батырлык сәгате үткәрде.
Китапханәче фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевның Советлар Союзы Геройлары Нурмый Шәрипов, Зоя Космодемьяновская батырлыгына багышлап язылган «Яу күрке», «Зоя» дигән поэмаларыннан өзекләр укыды, әлеге темага багышланган видеоязма күрсәтелде.
Соңыннан «Син батырлыкны ничек аңлыйсың?» дигән темага балалар белән әңгәмә узды. Балалар батырлык темасына мәкальләр әйттеләр, мәгънәләрен  аңлаттылар.

Поделиться: